Зәй офыклары

"Шартлы хөкем ителүче – әҗәтле" оператив-профилактик операциясе башланды

Татарстанда 15-19 апрельдә «Шартлы хөкем ителүче – әҗәтле” дип аталган оператив-профилактик операция уза.

Ул шартлы хөкемгә тартылучылар арасында алиментлар буенча әҗәтләрен түләттерүне максат итеп куя. Анда җәза үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зәй район филиалы да катнаша. Район җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре үзендә исәптә торучылар белән тәрбия эшләре алып баруда максатчан эшли.
 Район җәза үтәтү инспекциясендә бүгенге көндә хөкемгә тартылган 213 кеше исәптә тора.
- Операция кысаларында  район җәза үтәтү инспекциясе, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә,  исәптә торучыларның яшәү урыннары буенча рейдлар уздырып, шартлы хөкемгә тартылучылар белән әңгәмәләр үткәрүне активлаштырачак, - ди филиал башлыгы Андрей Иванов.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: