Зәй офыклары

Шартлы срок колония белән алыштырылган

Шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, элек суд тарафыннан сынау шарты белән 3 елга шартлы хөкемгә тартылган Зәйнең 25 яшьлек хатын-кызына, җәза үтәү таләпләрен үтәмәү сәбәпле, реаль срок бирелгән.

Әлеге хатын-кыз быелның июль аенда шәһәр суды тарафыннан
3 елга шартлы хөкемгә тартыла. Аңа җәза үтәтү органына әйтмичә яшәү урынын алмаштырмау, билгеле бер көннәрдә әлеге структурада теркәү узу һәм эшкә урнашу таләбе куелган була.
Хатын-кыз әлеге таләпләрне белүенә карамастан, сәбәпсез теркәлүгә килми, бу чорда таныш хатын-кызда яши, аның белән берлектә исерткеч эчемлекләр эчү белән мавыга, эшкә урнашу турында уйламый.
Шуның нәтиҗәсе буларак, суд аңа карата   сынау шарты белән 3 елга шартлы хөкем карарын, ирегеннән мәхрүм итеп, аны  шул срокта гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәтү турында карар белән алмаштыра.
Суд карары әлегә көченә кермәгән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: