Зәй офыклары

Шартлы хөкем карары озайтылды

Зәй шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, җәза үтәтү инспекциясе соравы буенча шартлы хөкем карары чыгарылган бер зәйлегә карата хөкем карары катгыйландырылган. Ул РФ Җинаять кодексының 73нче һәм 228нче маддәләре 2нче бүлеге нигезендә ике ел да алты айга шартлы хөкем ителгән булган. Әмма үз вакытында тиешле дәүләт органына килеп теркәлеп тормавы, яшәү...

Зәй шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, җәза үтәтү инспекциясе соравы буенча шартлы хөкем карары чыгарылган бер зәйлегә карата хөкем карары катгыйландырылган. Ул РФ Җинаять кодексының 73нче һәм 228нче маддәләре 2нче бүлеге нигезендә ике ел да алты айга шартлы хөкем ителгән булган. Әмма үз вакытында тиешле дәүләт органына килеп теркәлеп тормавы, яшәү урынын үзгәртеп, бу хакта җәза үтәтү инспекциясенә хәбәр итмәве сәбәпле, шәһәр суды шартлы хөкем карарын тагын бер айга озайтырга һәм айга ике мәртәбә теркәлүгә килергә дигән карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: