Зәй офыклары

Шартлы хөкемне – гомуми режимлы колониягә

Шушы көннәрдә Зәй шәһәр прокуратурасы җәза үтәтү инспекциясенең шартлы хөкем карарын реаль срок белән алыштыру турында сорап язган мөрәҗәгатен карап, канәгатьләндерде. Зәй шәһәр суды 2013 елның 20 ноябрендә белә торып кеше сәламәтлегенә көчле зыян салганы өчен бер ир-атка карата сынау срогы белән өч ел ярымга шартлы хөкем турында карар чыгарган...

Шушы көннәрдә Зәй шәһәр прокуратурасы җәза үтәтү инспекциясенең шартлы хөкем карарын реаль срок белән алыштыру турында сорап язган мөрәҗәгатен карап, канәгатьләндерде.

Зәй шәһәр суды 2013 елның 20 ноябрендә белә торып кеше сәламәтлегенә көчле зыян салганы өчен бер ир-атка карата сынау срогы белән өч ел ярымга шартлы хөкем турында карар чыгарган иде. Ләкин хөкем ителүче тиешле тәлапләрне үтәми, эшкә урнашмый, берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартыла. Суд прокуратура вәкиле фикере белән килешеп, шартлы хөкемне өч елга гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрү карары белән алыштыра. Хөкем ителүче ясаган хаталарыннан сабак алып, төзәлерме, монысын вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: