Зәй офыклары

“Шатлык” бакчасында милли культура кечкенәдән сеңдерелә

Бүген Зәйнең “Шатлык” балалар бакчасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге, Туган як елларын ачу булды.

Балалар бакчасы – умарта күчен хәтерләтүче урын ул. Нинди генә чаралар узмый монда! Әлеге чаралар аша безнең балаларыбыз, хәзерге заманга яраклашкан шәхес булып тәрбияләнү белән беррәттән, милли тәрбия ала, тарихыбызны өйрәнә. Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән.

«Шатлык» балалар бакчасы, сабыйларны туган телдә сөйләшә белү белән генә чикләнмичә, һәр яклап камил шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше булган милли культура формалаштыру, халкыбызның милли-мәдәни рухын сеңдерү, милли төбәк компонентларын кертү, милли аң һәм үзаң тәрбияләү, нәниләрне үз халкының, шулай ук башка милләт халыкларының тарихы, традицияләре, мәдәнияте белән таныштыру юнәлешендә эшли. Балалар үзләре яши торган Зәй төбәгенең табигате һәм аның үзенчәлекләрен, истәлекле урыннарын, танылган шәхесләрен, туган халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләре, сәнгатен, мәдәниятен белеп үсә.

Билгеле булганча, республикада  2021 нче ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге, ә районыбызда Туган як елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, елны ачу тантаналары, милләтләрне, туган җирне, туган якны, телне өйрәнүгә багышланган чаралар бик күп үтә. Әлеге чаралардан безнең бакчабыз да читтә кала алмады. Бүген “Шатлык” балалар бакчасында бәйрәм атмосферасы ташып торды, дисәк тә ялгыш булмас. Иртән бакчага килүчеләрне төрле милләт костюмнарыннан киенгән балалар каршы алды. Алар әти-әниләрне, сабыйларны, хезмәткәрләрне төрле телләрдә исәнләшеп сәламләделәр. Шулай ук “Укалы түбәтәем”, “Татар халкының милли ризыклары”, “Без төрле, тик без бергә” (милли костюмнардан киенгән курчаклар) күргәзмәләре оештырылган иде. Экранда әти-әниләр игътибарына, игълан ителгән елның исеме, логотибы турында мәгълүмат күрсәтелгән. Үзебезнең бакчада тәрбияләнүче балалар башкаруында,  аудиоязмалар ишетү мөмкинлеге дә булды. Моннан тыш һәр төркемдә, төрле милләтләр турында әңгәмәләр, аларның милли уеннары оештырылды.

Балалар да, әти-әниләр дә әлеге чарадан канәгать калдылар. Чөнки, әдәплелек, тыйнаклылык, намуслылык, башкаларга хөрмәт белән карау кебек әхлакый сыйфатлар – һәр милләт кешесенә дә хас. Милли культура формалаштыруда иң мөһиме – халык традицияләре, гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Шуңа да без ышанып әйтә алабыз, шушындый чаралар оештырган очракта, балаларыбыз толерант шәхес булып үсәрләр. Тотрыклы (толерант) шәхес тәрбияләү – ул балаларда башка милләт кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру дигән сүз. Без үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән, кайда яшәүләренә һәм нинди милләт кешеләре булуларына карамастан, балаларны барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә өйрәтәбез, гомумкешелек сыйфатлары белән таныштырабыз. Балалар мәктәпкәчә яшьтән үк алдан санап кителгәннәрне өйрәнсә генә, алга таба – мәктәптә укыганда да, олы тормышка аяк баскач та – ул балаларда башка милләт кешеләренә карата кимсетеп карау булмаячак.

Гөлнар Хөснуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: