Зәй офыклары

“Шатлык” хезмәткәрләре тәмәкегә каршы акция уздырды

Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, «Тәмәке тарту яки сәламәтлек» дигән акция уздырды.

Аның максаты  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районыбызда яшәүчеләргә  тәмәке тартуның организмга зыяны турында тагын бер кат аңлату, буш  вакытны файдалы  һәм кызыклы үткәрү ысуллары белән таныштыру  иде.  Акция барышында белгечләр һәм волонтерлар начар гадәтләрне кисәтү һәм тәмәкене тартучыларга аны ташлауны тәкъдим итүче мәгълүмати буклетлар тараттылар, сәләмәт яшәү рәвешен алып барырга өндәделәр. 

Гөлия Якупова, “Шатлык” үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгече.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: