Яңалыклар

“Шатлык” социаль ярдәм үзәге”

Үзәкне якын-тирә район халкы да белә.

Зәйнең Тукай урамындагы социаль-тернәкләндерү үзәге “Шатлык”  социаль ярдәм үзәге” буларак узган җәй оешып, эшчәнлеген җәелдерә бара. “Шатлык”  социаль ярдәм үзәге” – республикада пилот проект, мондый үзәк Татарстанда икәү генә.  Яңа, заманча бинада эшчәнлек алып баручы әлеге үзәк - районыбыз горурлыгы. Әлеге оешмада барлыгы 23 кеше хезмәт куя, алар эшчәнлеге социаль һәм медицина хезмәте күрсәтү, социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрүдән гыйбарәт. Тулаем алганда, биредә эшләүчеләр педагогик һәм психологик технологияләр кулланып, кешенең физик һәм психик торышын  торгызу, социаль адаптацияләү һәм тернәкләндерү белән шөгыльләнә.  Биредә социаль хезмәтләр, сихәтләндерү процедуралары төре арта бара.    Җиде ай дәвамында үзәк тарафыннан cтационарда - 2070, ярым cтационарда барлыгы 2655 кешегә социаль хезмәт күрсәтелде. (Биредә күрше шәһәрләрдән килеп, ял итеп, тернәкләндерү процедуралары алучылар да шактый).  Бу дәвердә үзәкә cтационарда -13, ярым cтационарда 9  төркем ял итүчеләр кабул итте. Әлеге максаттан республика бюджетыннан 3 миллион 106 мең сум акча сарыф ителде. Түләүле хезмәтләрдән кергән керем ике мәртәбә артты. Үзәкнең үз сайты эшли, квартал саен теләге булганнарга ачык ишекләр көне уздырыла.  Үзәкнең матди-техник базасын ныгыту юнәлешендә дә шактый эш башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Шатлык” социаль ярдәм үзәге”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар