Зәй офыклары

“Шатлык” үзәге хезмәткәрләре гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре белән очрашу үткәрде

Европа күләмендә авырулар йогудан саклану атналыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2005 елдан башлап ел саен 20-25 апрельдә уздырыла.

Атналык үткәрүнең төп максаты –  халыка, аеруча әти-әниләргә вакцинациянең мөһимлеге, яшеңә карап, прививкаларны үз вакытында ясату зарурлыгын аңлату. Йогышлы авыруларга каршы прививка ясатмаган балаларга авыру йоктыру куркынычы яный һәм алар әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Иммунизация – сәламәтлек саклау өлкәсендә иң зур казанышларның берсе. Атналык кысаларында Зәй районында да төрле чаралар уздырыла.
24 апрельдә  “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү  үзәге хезмәткәрләре  гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре белән очрашу үткәрде. Очрашуда иммунлаштыруның кеше сәламәтлеге һәм куркыныч авыруларны кисәтүдә мөһим урын тотуын халыкка җиткерү максат итеп куелды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: