Зәй офыклары

“Шатлык” үзәге #Юмартсишәмбе акциясенә кушылды

Республикабызда һәр елны хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча #Юмартсишәмбе республика акциясе үткәрелә.

Быел да әлеге акция кысаларында Зәйнең  “Шатлык”  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, волонтерлар хәрәкәте белән берлектә, “Күңелле тарак”  дип исемләнгән акция уздырдылар.
Акция кысаларында  26 ноябрьдә  шәхси эшмәкәр, чәчтараш  Галина Данилова мөмкинлекләре чикләнгән балаларга хезмәт күрсәтте, аларның чәчләрен кисеп, прическалар ясады. “Сабыйларга яхшылык эшләгәч, күңелдә канәгатьләнү хисе туа. Бик рәхәт булып китә”, - ди Галина.
Бу дөньяда һәркем булдыра алганча, изгелек кылырга тиеш. Бер кечкенә генә изгелек эшләүдә күңелгә рәхәтлек бирә. Игелек  кылу,башкаларга  ярдәм  итә  алу-үзе  зур  бәхет. Бер  рәхмәт  мең  бәладән  коткарыр, диләр. Һәрбарчагызга  рәхмәтләр  ишетеп, мәрхәмәт  кылып  яшәргә  язсын.
Гөлия Якупова, үзәкнең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгече.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: