Зәй офыклары

“Шатлык” үзәгендә волонтерлар өчен тренинг оештырылды

Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнарны волонтерлык эшчәнлегенә өйрәтү буенча тренинг оештырылды.

 

Анда яшьләр эшләре идарәсе каршында оешкан социаль отрядтан 8 кеше катаншты.

Отряд әгъзаларына «Шатлык» үзәге базасында волонтерлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр, шулай ук “Волонтерлар – балаларга” Бөтенроссия акциясе белән таныштырдылар. Тренингта катнашучылар үзләрен һәм башкаларны яхшырак аңларга, үзләренең көчле һәм көчсез якларын күрергә, шулай ук бер-берсенә ышанырга өйрәнделәр. Тренингта алган уңай тәэсирләр волонтерларны алга таба уртак эшкә уңай кәеф формалаштырды.


В. Каменская, үзәк психологы. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: