Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Шатлык”та “Масленица”ны билгеләп үттеләр

Бүген Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең “Пульс” клубына йөрүчеләр “Масленица” бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Үзәк биләмәсе уен-көлке, җыр-биюләрдән гөр килеп торды. Әби-апалар чарага әзерләнеп- коймаклар пешереп, бәйрәм йоласын уздыру тәртибен өйрәнеп, кулдан ясалган уенчыкларына кадәр алып килделәр. Кыш,  бәйрәм турында мәкальләр бәйгесе, җырлы-биюле түгәрәк уеннар, ярышларда һәркем теләп катнашты. Әлбәттә, тәмле коймак белән сыйлану бәйрәмнең төп өлеше иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев