Зәй офыклары

Шепкәлеләр фестивальгә кушылды

12 февральдә Югары Шепкә мәдәният йорты гөж килеп торды. Олысы-кечесе бирегә авылдашларының чыгышларын карарага җыелды: бу көнне “Безгә тынычлыкны сакларга васыять ителгән” район иҗат фестивале үтте. Чыгышлар Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

...1941 елның 22 июнь иртәсе. Апалар сепаратор аертырга җыелалар.  Кинәт радиода Левитан тавышы сугыш башлануы турында хәбәр итә. Апалар, әбиләр, яшь кызлар якыннарын – газиз кешеләрен сугышка озаталар...
 Бу күренеш бик күпләрнең күңел кылларына кагылгандыр. Залдагы апалар исә бабаларын, әтиләрен искә алгандыр...
Калган номерларда да Бөек Ватан сугышында авылдашлар батырлыгын хәтердә саклау, үз илебез өчен горурлык хисләре тәрбияләү хисләре чагылды.
Нәниләр башкаруында “Сугыш елы балалары”  композициясе күзләрдән яшьләр китерде. Бу биюне ветеран укытучы Фәнисә Сабирова сәхнәгә куйды. Сөмбел Мингалина, Гөлинә Шәрәфиева башкаруындагы дуэт, “Уракчы кыз” биюе (Сөмбел белән Айгөл) югары осталыкта башкарылды. Мәдәният йортының “Сөмбелә” ансамбле башкаруында “Туган ягым – гөлләр иле” җыры республикабыз өчен горурлык хиләре чагылды. Мирзанур Шәйморзин үзе язган шигырьләрен укыганда залдагы апаларның күзләре яшьләнде.
Авылыбыз “сандугачлары” Венера Бикташева, Әнисә Атласоваларның җырларын тамашачы бик яратып кабул итте. Минәхмәт абый Туктамышевның җыры да алкышларга күмелде. Нәфис сүз белән чыгыш ясаучы нәни кызыбыз Аделина Гыйбадуллина, укучы кызыбыз Ралинә Миңнеханова, китапханә мөдире Язилә Гыйләҗетдинова һәм клуб директоры Рәфинә Мостафиналарның чыгышы да эчтәлекле булды.
Тамаша бер сулышта тиешле югарылыкта үтте. Һәр блоктагы номерлар да фестиваль темасын ачуга юнәлтелгән иде.
Шундый зур, күләмле кичәне үткәрү зур көч сорый. Монда мәдәният хезмәткәрләре Рәфинә Мостафина, Рамилә Зыятдиноваларның тырышлыгы искиткеч зур. Минем сәхнәдә мәктәп коллективын да күрәсем килгән иде. Хор һәм ансамбль чыгышын әзерләүдә алыштыргысыз баянчыбыз Фәтгелгаян абый Әхмәтҗановка зур рәхмәт. Ул булмаса, нишләр идек, дибез. Аның хезмәтен дә мәдәният идарәсе дөрес бәяләсен иде, дигән теләгем бар.
Менә шундый эчтәлекле чыгыш  хор белән тәмамланды. “Тот, исеңдә” җыры исә сугыштан кайтмаганнарның истәлеген онытмаска өндәде кебек. Һәр номер ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган иде.
Аерым рәхмәт әйтәсе килгән катнашучыларны да атап үтим әле. Әсгать Яхин (элекке авыл Советы рәисе), Мәрзия Яхина, Гөлназ Шәмсетдинова, яшьләребез – Руслан, Инсаф, Рамил, Раил, Алмаз, бик зур рәхмәт сезгә.
Рәзилә Салаватова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: