Зәй офыклары

Шигъри җанлы, фидакарь хатын-кыз

Кече Ватаны, авылы өчен кайгырткан шәхесләрне барлаганда ир-егетләр эшчәнлеген күбрәк искә алабыз, ә бит авыл һәм кеше мәнфәгатьләр кайгыртып яшәүче хатын-кыз җитәкчеләребез дә шактый. Сүзем кырык ел гомерен шушы авылга багышлаган, Югары Мәлем авылы җирлеге башлыгы булып хезмәт куйган Фәнзия Нәгыйм кызы Николаева турында.

Фәнзия Нәгыймовнаның йөзендә һәрвакыт елмаю балкыр,  ә бит һәр көн саен күпме  мәшәкать аша үтәргә, күпме  проблеманы чишү юлын эзләргә туры килгән аңа кырык еллык хезмәт стажы дәверендә. Җитәкчегә эш барышында төрле авыр сүзләр дә ишетергә туры килә, ә ул беркайчан да ачу сакламас. Кече күңелле, миһербанлы, олы җанлы, ярдәмчел кеше генә шулай булдыра аладыр күрәсең. Андагы егәргә, чыдамлык, яшәү көче, сабырлыкка  шаккатасың. Ул һәр гамәлен ихластан, чын күңелдән башкара, беркайчан да үзен югары тотмас, тәкәберләнмәс, бөтен кешенең ачуын китереп йөрүчеләр  белән дә сабыр гына сөйләшә, җылы сүз таба. Кешегә каты бәрелмәс, кирәк булган чакта да көйләп-җайлап, киңәш итеп әйтүне кулаерак күрер ул. “Хакыйкать ачы әйбер, аны бөтен кеше күтәрә алмый,”-дип кабатларга ярата ул. Йомшак сүзле дип, халык аны санламый түгел, киресенчә тыңлыйлар, хөрмәт итәләр.

   Фәнзия Нәгыйм кызы  Югары Мәлем авылында дөньяга килә,бик яшьли ятим калып,әти таянычыннан  мәхрүм үсә.  Фәнзиягә  иртә олыгаерга туры килә , әнисе эштә чакта йорт эшләре, сеңлесе өчен җаваплылык аның җилкәсенә төшә, кечкенәдән башкалар өчен дә җавап тотарга өйрәнә,  әнисенең уң кулына әйләнә. Авылда сигезьеллык мәктәпне бетереп,  Әлмәт шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга культура агарту  училещесына юл тота. Китапханәче дипломын алгач Түбән Биш авылына эшкә җибәрәләр. Шушы авылда мәңгелек ярын таба, гаилә кора, улы туа. Китапханә эше белән генә чикләнми яхшы белгеч,авылның комсомол оешмасын җитәкли, концерт, бәйрәмнәр, өмәләр оештыра. Барлык җәмәгать эшләрен башлап йөрүче яшь ханымны  тиз күреп алалар һәм аңа җитәкчелек эшен тапшыралар. 1985 нче елдан Югары Мәлем авылының авыл советы рәисе вазифаларын башкара. Бу авыл җирлегенә ике авыл карый: Крәшен Мәлеме һәм Югары Мәлем. Ике авылга 300 дән атрык кеше, һәрбересенең мәшәкате бар, һәрбесен тыңларга, ярдәм итәргә, киңәш бирергә, проблемаларын чишәргә булышырга, тиз арада карар кабул итәргә  кирәк чаклар гел булып тора.  “Камыт бавын бушатмыйча авыр йөкне тарту өчен хатын-кызга ир-атка караганда берничә тапкыр күбрәк көч сарыф итәргә кирәк”-ди Фәнзия Нәгыймовна.

Фәнзия Николаева эшләгән дәвердә авыл җирлегендә бик күп эшләр башкарылды: ике авылда да  балалар мәйдәнчыгы ачылды, сугышта һәлак булучыларга ике тапкыр һәйкәл яңартылды. Аның инициативасы белән авылда парк ясалды. Авылны газлаштыру артыннан да Гөлүзә Сибгатуллина  белән ул йөри һәм ике хатын-кыз шул зур эшне башкарып чыгалар. Авылның экологиясе, мәдәни дөньясы, социаль дәрәҗәсе өчен ул даими кайгыртып тора, дәүләтнең төрле программа, реформаларын аңлаешлы итеп халыкка җиткерүгә игътибар бирә. Авыл сәхнәсендә матур шигырьләр белән чыгыш ясарга да вакыт таба, район фестивальләрендә, авыл концертларында аның тирән эчтәлекле шигырьләре һәрчак көтеп алына һәм тамашачы  алкышларына күмелә.

 Төрле бәйге, проектларда да катнашырга да вакыт таба Фәнзия Николаева. 2016 нчы елда ”Иң яхшы авыл һәм шәһәр җирлеге җитәкчесе ” бәйгесендә җиңү яулады. Фәнзия Николаеваның тырыш хезмәте югары бәяләнде, район һәм республика дәрәҗәсендәге Мактау кәгазьләре  белән күп тапкыр бүләкләнде ул. 2017 нче елда “Җирле үзидарә үсешендәге казанышлары өчен” медаленә лаек булды. Менә шундый фидакарь, замана хатын-кызы ул Фәнзия Николаева.

Миләүшә Хәйруллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: