Зәй офыклары

Шикәр кайнатуга әзерләнәләр

Узган шимбәдә шикәр заводына яңа чөгендер уңышыннан беренче олаулар килде. Аны Тукай районының "Кама" агрофирмасы китерде. Җитәрлек күләмдә чимал туплангач, бу атна ахырында завод эшкә керешер дип планлаштырыла. Әлегә биредә 3869 тонна татлы тамыр азык китерелгән. Заводның яңа сезонга әзерлеген карау максатында, биредә бу көннәрдә район башлыгы Татьяна Воропаева булды....

Узган шимбәдә шикәр заводына яңа чөгендер уңышыннан беренче олаулар килде. Аны Тукай районының "Кама" агрофирмасы китерде. Җитәрлек күләмдә чимал туплангач, бу атна ахырында завод эшкә керешер дип планлаштырыла. Әлегә биредә 3869 тонна татлы тамыр азык китерелгән. Заводның яңа сезонга әзерлеген карау максатында, биредә бу көннәрдә район башлыгы Татьяна Воропаева булды. Ул цехларның әзерлек дәрәҗәсеннән канәгать калды. Быел заводта тәүлегенә 6 мең тонна чимал эшкәртү күздә тотыла. Җитештерү сыйфатын яхшыртуда хезмәткәрләр өчен уңай шартлар тудыру да мөһим, шуны күздә тотып, җәен завод территориясендә читтән килеп эшләүче машина йөртүчеләр өчен 62 урынлы тулай торак булдырылган. Район башлыгы хезмәткәрләр өчен уңай шартлар тудырылуны югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: