Зәй офыклары

Шикәр заводы яңа сезонга әзерләнә

Шикәр заводы сезонны тәмамлап, капиталь ремонт һәм агымдагы ремонт эшләренә кереште. Анда беренчел продукт өчен өстәмә центрифуга урнаштыру һәм икенчел продукт центрифугасын алыштыру эшләренә бара. Бу эшләр белән беррәттән, цехларда косметик ремонт алып барыла. Завод хезмәткәрләренең бер өлеше капчыклар тегә, беришләре әзер продукцияне төргәкләү белән мәшгуль. Меласса саклау өчен резервуар...

Шикәр заводы сезонны тәмамлап, капиталь ремонт һәм агымдагы ремонт эшләренә кереште. Анда беренчел продукт өчен өстәмә центрифуга урнаштыру һәм икенчел продукт центрифугасын алыштыру эшләренә бара. Бу эшләр белән беррәттән, цехларда косметик ремонт алып барыла. Завод хезмәткәрләренең бер өлеше капчыклар тегә, беришләре әзер продукцияне төргәкләү белән мәшгуль. Меласса саклау өчен резервуар һәм грануллы чөгендер түбе (жом) өчен склад төзелә. 2016 елда биредә шикәр чөгендерен эшкәртүнең тәүлеклек күләмнәрен арттыруны һәм шикәр чөгендере кагатларын җилләтү технологиясен файдалануга кертү эшен дәвам итүне планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: