Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Шәхси сораулар буенча кабул итүләр була

Агымдагы елда да Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп гражданнарны кабул итү практикасын дәвам итә.

16 августта көндезге сәгать икедән дүрткә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61нче йорт) Сәрия Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломеева гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән «Skype» программасы ярдәмендә турыдан-туры элемтә урнаштырып сорауларны кабул итү мөмкинлеге булачак.

Шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк, дип хәбәр итә район матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев