Зәй офыклары

«Шомбай»лар

Югары Мәлем мәдәният йорты каршында «Шомбай» балалар театр студиясе эшли. Анда унбиш бала шөгыльләнә. Балалар түгәрәккә бик теләп йөриләр, бәйрәмнәрдә даими төстә чыгышлар ясыйлар. 8 май көнне шомбайлылар Аманулланың “Мактанчык әтәч” әкият-пьесасын күрсәттеләр.

Тамашаны куярга озак әзерләндек, аларның  барсына да рәхмәт әйтәсе килә. Иң беренче, балаларның үзләренә һәм  аларның әти- әниләренә. Зәйнәп Шәфигуллина мәсәлән, көн саен Кәдек авылыннан репетициягә килеп  йөрде, көн саен нәни артистларны әти-әниләре каршы алды, бик зур рәхмәт аларга. Спектакльне чыгаруга бик күп кешенең көче керде: Фикрәт Рафикович безгә музыка язды, декорация ясады, профессионал буларак әсәрне сәхнәгә куярга булышты. Лилия Дамировна костюмнар текте, Ландыш Фаридовна безгә биюләр куйды. Шулай ук Таңсылу Сибгатуллина, Таһир абый Салихов, Риф Гафиятуллин, Раушания Хәйруллина, Тәслимә Солтанова, Фәнзия Николаева, Разин Абзаловларга да рәхмәтебезне җиткерәбез.
  Тамашачы яшь артистлар чыгышын бик җылы кабул итте,  чебиләрне уйнаган Нияз Әхмәтшин, Айбулат Хәбриев, Элина Трофимоваларның беренче зур рольләре булса. Күркә һәм каз рольләрен башкаручы Зәйнәп Шәфигуллина, Карина Камалованың сәхнәгә беренче чыгулары гына түгел. Ә Рөстәм Хәбриев ,Фидан Насыйров белән Зәринә Барановалар  республика күләмендәге  сәхнәләрдә чыгыш ясап чыныгырга өлгерделәр инде. Кайчандыр Рөстәм,  Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган бәйгедә катнашып "Өметле киләчәк" номинациясендә җиңүче булган иде,бу спектакльдә ул  тилгән ролен башкарды. Зәринә белән Фидан “Созвездие-Йолдызлык”  фестиваленең икенче дәрәҗә диплом лауреатлары  һәм район күләмендәге чараларда даими катнашып торалар.
 Мәлемдә талантлы халык яши, талантлы кешеләрнең балалары да талантлы,нәни артистларга уңышлар телибез.

М. Хәйруллина.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: