Зәй офыклары

Шәһәр-бистә, авыл парк-урамнарында яңа ел бизәкләре алына

Зәйлеләр Яңа ел, Раштуа һәм Искечә Яңа ел алды көннәре, кыскасы, бер айдан артык бәйрәм кәефе белән яшәде. Бәйрәм бизәкләре олысы-кечесенә бәйрәм рухы өстәп торды. Яңа ел бәйрәмен ачык һавада каршы алу гадәткә кереп бара: моңа Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы, андагы бәйрәм мәйданчыгы һәм чыршы дәлил. Аннан парк-урамнардагы бәйрәм чыршылары янында, мәйданчыкларда төрле мавыктыргыч чаралар узды. Халык иң күп булган урыннар булып, парклар, бистә һәм авыллардагы чыршы мәйданчыклары тора.

Ә яңа ел бизәкләре, атрибутлары кайчан алына соң? Шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге әйтүенчә, оешма-предприятиеләргә Иске Яңа елдан соң - 14 гыйнвардан парк һәм шәһәр урамнарындагы бизәкләр, гирлянда-яктырткычларны алу өчен хатлар таратыла башлаган. Аннан чиратлап чыршылар алына. Ә менә фигуралар, балалар өчен шугалаклар иң соңгы нәүбәттә генә алыначак. Бу аңлашыла, малай-кызлар әлеге шугалаклар эрегәнче биредә шуа, уйный әле.
Авыл җирлекләрендә дә бәйрәм кәефе, атмосферасы  тудыру максатыннан зур эш башкарылган иде.
Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева әйтүенчә, урам-социаль объектлардагы яктырткыч-утлар алынган инде.
-Фигураларга әлегә тимибез, авыл эчендәге шугалак язга кадәр торачак. Балалар анда дәресләрдән соң  рәхәтләнеп уйный, шуа, - ди  Фәнзия   Нәгыймовна.
Ә менә парк-скверларда спорт ярышлары, концертлар дәвам итәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: