Зәй офыклары

Шәһәр төзелеше мәсьәләсе каралды

Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов, архитекторлар, шәһәр Советы, башкарма комитет вәкилләре, хокук саклау органнары белән берлектә шәһәрнең бердәм ансамблен тәшкил итүче объектларны карады.

Урыннарга чыгып сөйләшүләр барышында төзелеп килүче яки инде озак вакыт кулланылышка кертелә алмаган объектларның торышы, ни сәбәпле файдаланылмавы, архитектура таләпләренә җавап бирүе җентекләп тикшерелде. Комиссия Октябрь урамы 7нче йорт, Төзүчеләр урамы 1 һәм 10а йорты, Җиңү Проспекты 1/14 һәм 1/15 йортлары адреслары буенча билгеләнгән кибет, биналарны карады. Алар буенча эшмәкәрләргә кирәкле ярдәм турында белешенде. Соңыннан әлеге мәсьәләләр шәһәр төзелеше буенча совет утырышында да каралачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: