Зәй офыклары

Шәһәр төзелеше мәсьәләсе  контрольдә

​​​​​​​Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов архитекторлар, шәһәр Советы, башкарма комитет вәкилләре, хокук саклау органнары белән берлектә  шәһәрдә төзелеп килүче һәм озак вакыт кулланылышка кертелә алмаган объектлар торышын аерым күзәтүдә тота.

Бүген янә шундый чираттагы рейд шәһәрнең бердәм ансамблен тәшкил итүче берничә объектка ясалды. Алар  Октябрь урамы 7нче йорт, Төзүчеләр урамы 1 һәм 10а йорты, “Нократ” сәүдә үзәге, Баныкин урамындагы «ЭССЕН ПРОДАКШН” ябык акионерлык җәмгыяте, әлеге урамдагы “Чәчәк” кибете,  Җиңү Проспекты 27 нче йортлары адреслары буенча билгеләнгән кибет, биналар. Күчмә утырыш вакытында  объектларның  ни сәбәпле файдаланылмавы, аларның архитектура таләпләренә җавап бирү-бирмәве, обектларның файдалануга тапшыру вакытлары  тикшерелде.  Алар буенча эшмәкәрләргә кимчелекләр әйтелде, киңәшләр бирелде. Шәһәр төзелеше мәсьәләсе  районда ныклы контрольдә, мондый рейдлар алга таба да оештырылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: