Зәй офыклары

Шәһәребез чәчәкләргә күмелә

Соңгы елларда шәһәребез аеруча яшелләнә, матурлана бара. Агымдагы елда да әлеге эш туктап тормый.

«Горзеленхоз» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте  шәһәр скверлары һәм клумбаларга чәчәк күчереп утырту эшләрен 9 май алдыннан ук башлаган иде. Шулай итеп  Җиңү бәйрәменә һәм соңгы көннәрдә үзәк мәйдан, урамнарга 14 мең чәчәк үсентесе күчереп утыртылды.
-Агымдагы елда  муниципаль контракт  кысаларында шәһәр урамнарындагы     яшеллекне карап тоту,  газоннар, чәчәклекләр урнаштыру күздә тотыла. Төрле урыннарга 70 мең чәчәк утырту планлаштырыла,  – ди шәһәр башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Кузнецова.
Шулай итеп шәһәребезнең Ленин, Крупская, Комсомол, Октябрь, Ефимов урамнары, Нефтьчеләр проспектында  петуния, бәрхет,  цинерария, бегония,  сальвия, виола, целозия, портулак, антирринум, декоратив кәбестә, вербена, катарантус, шалфей, цинния чәчәкләре урын алачак.
Шәһәребездә йорт аллары, мәгариф, спорт, мәдәният учреждениеләре объектлары алдында, парк-скверларда  үсүче чәчәкләр шәһәребез яшеллеге, матурлыгын тулыландыра.
- Моннан тыш, район-шәһәр яшеллеге мәсьәләләренә анда яшәүче халык та битараф булмаска тиеш. Яшеллек һәм чәчәк утырту чараларына яшь буынны да тартырга кирәк. Бу гамәл малай-кызларда булдырылган яшеллек,  тудырылган матурлыкка хуҗаларча караш тәрбияләчәк, -ди шәһәр башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
 Шул рәвешле чәчәкләр әкренләп шәһәр-бистәләр газоннарын били бара, яшәгән тирәлегебез яшеллеккә, матурлыкка күмелә.
 Күзгә күренеп, тиз арада үсеп киткән гөл-чәчәкләр кемнең генә игътибарын җәлеп итми икән?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: