Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Шәһәребездә тагын бер парк сафка баса

Зәйдә “Яшьләр” паркының беренче чиратын төзү башланды.

Төзелеш эшләре 500 квадрат метр мәйданда бара.
 

Яңа шәһәрдә Тавлин урамы 28нче йорт янындагы элекке бушлык күзгә күренеп үзгәрә. 20 июльдән биредә иҗтимагый киңлекләрне һәм скверларны үстерү буенча республика программасы кысаларында төзелеш эшләре алып барыла.

Подрядчы - Зәйнең «БлагоСтрой» оешмасы. Быел зур булмаган территорияне – беренче чиратта “Яшьләр” паркын төзекләндерү бурычы тора.
 

Хәзерге вакытта төзүчеләр брусчаткадан тротуарлар җәяләр, мәйданчыкларны төзекләндерәләр. Бу территориядә инде быел ук ясалма өслекле спорт зонасы барлыкка киләчәк, анда тренажерлар урнаштырылачак. Балалар өчен зур комлык ясалып, эскәмияләр куелачак, анда әти-әниләр балалары уйнаганда күзәтеп, ял итеп утыра алачак.
 

Кичке вакытта бу зона якты булып яначак, моннан тыш, биредә эскәмияләр, урналар, кече архитектура формалары урын алачак. Территорияне яшелләндерү дә каралган.
 

- “Яшьләр” паркын зәйлеләр тарафыннан хупланган бик мөһим объект дип саныйм, анда өлкәннәр дә, балалар да буш вакытларын кызыклы, файдалы үткәрә алачак. Элек биредә буш кыр иде, ә проект буенча иң беренче чиратта яшьләр һәм балалар өчен инфраструктура барлыкка киләчәк. Әлбәттә, эшләрнең беренче чираты паркның гомуми территориясенең аз өлешенә генә кагыла. Эшләрне икенче чиратта киләсе елда федераль һәм республика программалары ярдәмендә дәвам итү нияте бар, - ди "Благострой" оешмасы җитәкчесе Рәфыйк Зәйнуллин.
 

Хәзерге вакытта барлык эшләр 40 процентта башкарылган, әмма август ахырына инде эшчеләргә проектны тәмамларга кирәк.
 

Тулаем алганда, “Яшьләр” паркын булдыру халыкны төрле чаралар аша берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, паркта иҗат өчен - күпфункцияле павильон, аның янәшәсендә — яшьләр һәм мәгариф чаралары өчен сәхнә, шулай ук заманча фестивальләр һәм бәйрәмнәр үткәрү өчен алан барлыкка киләчәк.
 

Паркның беренче өлешен Зәйнең 370 еллыгы юбилеена ачу планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, “Яшьләр” паркы проекты буенча тыңлаулар агымдагы язда үткәрелде, анда район башлыгы Разиф Кәримов “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында шәһәр паркын төзекләндерү буенча беренче чиратта төзелеш эшләренә 15 млн сум республика акчасы бүленгәнлеген хәбәр итте. Иҗтимагый киңлекләрне үстерү федераль конкурсында җиңү яулаган очракта, федераль грантның якынча күләме 70 млн сум тәшкил итәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елга төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлауда тавыш бирү нәтиҗәләре буенча

“Яшьләр” паркы шактый күп тавыш җыйды, димәк, киләсе елда паркның икенче чираты төзелеше дәвам итәчәк.

Айгөл Яруллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев