Зәй офыклары

Шәһәребездәге “Наз” кибетләр челтәре хуҗасы, шәхси эшмәкәр Дамир Ренат улы Таҗетдинов Корбан бәйрәме белән котлый

Бәрәкәтле изге бәйрәм - Корбан гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә әлеге бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!

Корбан — Аллаһка якын булу дигән сүз. Бүгенге изге көндә, бүгенгедәй изге вакытларда догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп, һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын.
Бөек Раббыбыз Аллаһ барчабызга да саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, һидаят бирсен. Хәерле тормышлар белән гомер итеп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсен. Изге бәйрәмебез мөбарәк булсын!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: