Зәй офыклары

Шәйхрәзиев: Конституциягә төзәтмәләр төрле милләт халыкларының туган телләрен үстерергә ярдәм итәчәк

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. Ул Казанның 3 нче гимназиясе бинасында урнашкан участокта булды.

Участокка Шәйхразиев гаиләсе белән килде. 
«Бу вакыйганы без күптән көттек һәм әзерләндек. Бөтендөнья татар конгрессында Конституцияне яңарту кирәк дигән карарга килдек", - дип ассызыклады спикер. 
Ул билгеләп үткәнчә, 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, бөтен Россия буенча 5,3 млн кеше яши, бу халык саны буенча икенче урындагы ил.
«РФ Конституциясен яңарту буенча тәкъдим ителгән вариантның эчтәлеге турында сөйләшкәндә, без анда милли республикаларга, телләргә, укуга басым ясалуын яхшы аңлыйбыз. Пенсия белән тәэмин итү, яшьләр, ял итү, эш ягыннан тәкъдимнәр бик мөһим. Нигездә, соңгы айларда без яңартылган Конституция проектына кертелгән яңарышларның һәм тәкъдимнәрнең инде кайберләре үтәлә башлавына инандык. Шуңа күрә, бүгенге көнгә таянып, без иртәгәсе көн базасын булдырабыз», - дип ассызыклады Шәйхразиев. 
Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» советы рәисе билгеләп үткәнчә, республикада бюллетеньнәр ике дәүләт телендә, татар һәм рус телләрендә бастырылган. Аның сүзләренчә, бу милли республикалар өчен Конституция — туган телне үстерү мөмкинлеге бирә торган таяныч булуын тагын бер кат раслый. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: