Зәй офыклары

Сигезенче авыл яңа клублы була

Районда барлыгы дүрт дистәгә якын мәдәният йорты һәм клуб исәпләнә. Шунысы игътибарга лаек, соңгы алты-җиде елда сала мәдәни учаклары яңара бара: республика программасы кысаларында җиде - Бохарай, Югары Пәнәче, Сармашбаш, Түбән Лоҗы, Иске Тәкмәк, Поповка, Карман авыллары күпфункцияле үзәккә ия булды. Заманча, күңелгә ятышлы клублы булган әлеге авыл халкы сөенеп туя алмый хәзер. Алар авыл йөзен билгели, саланы матурлап, аңа үзенчәлек өсти. Агымдагы елда мондый клуб Югары Пәнәче авыл җирлегенә караган Бура-Киртә авылында да төзелә. Шулай итеп әлеге җирлектә икенче шундый мәдәни учак сафка басып килә.

Биредә клуб авыл уртасындагы агач бинада иде, ул аннан авыл башындагы мәктәп бинасына күчеп, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтте. Бер урамлы Бура-Киртә авылың бер башыннан икенчесенә кадәр ике чакрым юл үтәсе. Шуңа да авыл халкы  клубның ераклыгыннан зарланып яшәде. Яңа клуб исә буракиртәлеләр гозере буенча авыл эчендә һәйкәл янәшәсендә сафка басып килә. Авыл халкының олысы-кечесе клубның төзелүен түземсезләнеп көтә, дөресрәге, аны карап торып төзетә, киңәшләрен бирә.
Агымдагы елда бина тиз арада сафка басып килә. Бүгенгә аның диварлары күтәрелде, түбәсе ябылды инде. Шунысы игътибарга лаек, диварлар төрле төстәге төзелеш материалларыннан күтәрелеп, бизәкләп эшләнде.  Хәзер төзүчеләр  клуб бинасы эчендә сылау-буяу эшләре белән мәшгуль. Клубның проекты узган ел сафка баскан Карман  авылындагы күпфункцияле үзәк кебек. Бина 50 урынлык зал, директор, түгәрәкләр бүлмәләрен, китапханә, санузелны үз эченә алачак.  Инвалидлар өчен уңайлыклар тудырылачак.  Заманча авыл клубы төзелешенә республика бюджетыннан   акча бүленде, мәдәни учакны «Форвард» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте  төзи.  Шул рәвешле, буракиртәлеләр дә матур һәм заманча, бөтен уңайлыклары булган мәһабәт клублы булачак. Эчке эшләр беткәч, мәдәни учакның тирә-юне төзекләдереләчәк. Әлеге  эш исә җирле бюджет хисабына башкарылачак.
Авылда клуб белән иҗади эшләүче, сәнгатькә гашыйк  ирле-хатынлы Рузилә белән Рәфкат Сәгыйдуллиннар җитәкчелек итә. Әлеге гаилә авыл гына түгел, район, хәтта башкала сәхнәләрендә дә чыгыш ясый. Кызлары да үзләренә охшап җырчылар, алар бергәләп авыл халкына армый-талмый мәдәни хезмәт күрсәтә, халыкны клубка тартуның төрле алымнарын эзлиләр.
Клуб булгач, Бура-Киртә авылының тагын да җанланып,  ямьләнеп китүенә шик юк. Аның янәшәсендәге һәйкәл дә үзгәрәчәк. Җирлек башлыгы Мөнир Туктаров әйтүенчә, үзара салым акчасына һәйкәл яңартыла башлаган. Клуб исә июнь ае ахырында файдалануга тапшырылачак. Шулай итеп клуб белән  яңартылган һәйкәл тулы бер композиция тәшкил итәчәк.

Иң мөһиме яңа клуб  югары дәрәҗәдә чаралар уздыру өчен  күп мөмкинлекләргә юл ача. Беренчедән, авыл халкы заманча яңа бинага тартыла, икенчедән, чараларда катнашучылар саны, активлар арта, яңа түгәрәкләр, кызыксыну клублары эшчәнлеген җәелдерә. Биредә шулай ук татар эстрадасы, театр  артистларын кабул итәргә дә мөмкинлекләр тудырыла дигән сүз. Тулаем алганда, программа буенча авыл клублары менә шуларны күздә тотып сафка баса да инде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: