Зәй офыклары

Синоптиклар Татарстанда буран булачагы турында кисәтә

Көчәйгәндә җил секундына 15 метрга кадәр булачак.

23 ноябрьдә көндез һәм кич Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән буран һәм көньяктан секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә. Бу хакта ТР гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -8...-13 градус, аязган вакытта -18 градуска кадәр була. Көндез максималь һава температурасы 3-8 градус салкын булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: