Зәй офыклары

Сирәк орден кавалеры

Һәр елны 9 майда Җиңү бәйрәмен – Бөек Ватан сугышында җиңүебезне билгеләп үткән истәлекле көнне исән-сау булган бик аз санлы сугыш ветераннары – элекке солдатлар, офицерлар - сугышчан бүләкләрен тагып чыгалар. Аларда Советлар Союзы Героеның “Алтын Йолдыз”ын да, “Батырлык өчен” медален дә, герой шәһәрләрне саклаган өчен бирелгән медальләрне дә күрергә була. Сугыш кырларында ятып калган яки тыныч тормышта вафат булган фронтовикларның сугышчан бүләкләрен якыннары кадерләп саклыйлар.

Без дә әтиебезнең – медицина хезмәте өлкән сержанты Мәхмүт Мөхәммәдьяр улының Кызыл Йолдыз орденын һәм күп санлы медальләрен оныкларыбызга күрсәтеп, горурланып сөйлибез, аларны патриотик рухта тәрбияләргә тырышабыз. Бүген иң өлкән оныгыбыз Булат армиядә стратегик әһәмияткә ия булган частьтә хезмәт итә.
Беренче Совет ордены – Кызыл Байрак ордены 1918 елда чыгарыла. Ул вакытта Кызыл Армия сугышчылары, яшь Совет властен саклап, акгвардиячеләргә, чит ил интервентларына каршы көрәшәләр. Иң кыю сугышчылар, командирлар, хәрби частьләр шушы югары бүләккә лаек булган. 1920 елда чыгарылган Кызыл Йолдыз ордены да иң беренче сугышчан бүләкләрдән санала.
Фашистлар Германиясенә каршы сугыш вакытында яңа хәрби орденнар: Ватан сугышы ордены, Суворов, Ушаков, Кутузов, Нахимов, Богдан Хмельницкий, Александр Невский орденнары, иң югары сугышчан орден – Җиңү ордены, солдат һәм сержантларны бүләкләү өчен, Дан ордены булдырыла.
Язмамның дәвамы авылдашым, сирәк бүләк иясе, Александр Невский орденының районыбыздагы бердәнбер кавалеры Кәлимулла Габдулла улы Габитов хакында. Куш-Елга авылында 1914 елда туган Кәлимулла абый Кызыл Армия сафларына 1936 елда  22 яшендә алына. 1937-1938 елларның канлы шәүләсе, репрессияләр дәһшәте якынайганнан якыная.  Исең-акылың китәрлек: Бөек Ватан сугышы алдыннан 5 маршалның 3есе, 16 армия командующиенең 14е, 57 корпус командующиенең 50се, 186 дивизия командирының 154е шәхес культы корбаны булалар! Барысы 40 меңнән артык өлкән офицер юк ителә...
Менә шундый вәзгыятьтә дөньяда тиңе булмаган канкойгыч сугыш башлана. Ватаныбыз үзенең чираттагы талантлы уллары-кызларын барлый, аларны алгы планга чыгара, шуларга таяна.
Сугышның өченче көнендә үк фронтка киткән биш класс белемле колхозчы Кәлимулла абыйда да командирлык сәләтен күреп алалар һәм кыска сроклы полк мәктәбенә җибәрәләр һәм... ялгышмыйлар. Өлкән лейтенант Кәлимулла Габитов командалыгындагы взвод Сталинград өчен сугышта дошман белән аяусыз көрәшә. Шәхси батырлыклары һәм взвод белән оста җитәкчелек иткәне өчен аны  1942 елда Александр Невский ордены һәм “Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен”  медале белән бүләклиләр. Кәлимулла Габдуллович Сталинградтан Будапештка кадәр сугышчан юл уза. Ростов, Новочеркасск, Мариуполь, Одесса шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Соңрак Болгария һәм Венгрия-не азат итү өчен барган каты сугышларда үзен янә батыр, талантлы командир итеп таныта. Кыю сугышчы “За оборону Сталинграда”, “За освобождение Болгарии”, “За взятие Будапешта” медальләренә лаек була. 1945 елның гыйнвар аенда, ягъни Бөек Җиңүгә өч айга якын вакыт калып барганда, Кәлимулла абый каты яралана һәм кулын дәвалап, бер еллап госпитальдә ята. Ниһаять, җиңүче офицер 1946 елда туган авылы Куш-Елгага кайтып төшә. Бер кулы гомерлеккә гарип булып кала.
Кәлимулла абый күп еллар атаклы Куш-Елга бригадасын җитәкләде. Без кечкенә чакта бригадир дип түгел, председатель дип йөртәләр иде (безнеңчә “персидәтел” инде). Бригада 4 авыл арасында беркайчан да алдынгылыкны бирмәде. Аның монда да оештыру, җитәкчелек, лидерлык таланты хәлиткеч роль уйнады. Җигеп йөргән аты үзе бер парча язарлык! Тарантаска яки кошовкага җигелгән персидәтел атының юыртып килүләре... Аның матурлыгы, горурлыгы, көязлеге! Җиңү парадын кабул иткәндә, Жуков атланган атны күз алдыгызга китерегез (телевизордан күрсәткәлиләр) – нәкъ шул инде. Затлы нәселдән булган инде ул, монысы – бер, малы иясенә охшый, диләр, бусы да хактыр. Кәлимулла Габитов үзе дә горур, ипле, акыллы кеше иде. Күп балалы ишле гаиләсеннән уллары Рәйхан белән бер класста укып, бергә уйнап үстек. Аларның өйләренә, алма бакчаларына әтиләре өйдә юк чакта гына керә идек. Куркудан түгел бу, юк, фронтовик офицерга без – малайларда ниндидер бер эчке соклану, ихтирам бар иде. Аннан соң, ул беркайчан да колхозчыларнымы, бала-чаганымы, куркытам, санлатам, дип, акырып-бакырып, сүгенеп йөрмәде. Ул үзенең югары авторитеты белән алдырды. Яшерен-батырын түгел, төрле җитәкчене күрде авыл. Кайберләре пародия геройларына әверелде.
Бригадирлыктан чыккач та, игелекле эш кылды ул авылдашлары, күрше-тирә авыл халкы өчен. Буш яткан зур гына мәйданда алмагачлар, карлыган куаклары утыртуны оештырды, шунда ук бакчачы булып эшләде. И кинәнде халык, рәхәтләнде берзаман алмага, карлыганга. Җиләк-җимеш бакчасына мәхәббәт канында булгандыр инде фронтовик яугирнең. Алда язып үткәнемчә, үзенең дә шәхси бакчасы, һай, шәп иде дә соң! Андый алма бакчалары авылда тагын ике генә хуҗалыкта бар иде...
Фронтовик күкрәгендәге һәр орден, һәр медаль - безнең бәхетебез өчен аяусыз көрәш нәтиҗәсе ул. Орден, медаль ияләренең күбесе инде байтактан бакыйлыкка күчте. Алар хөкүмәтебезнең бүгенге кадер-хөрмәтен күрергә өлгермәделәр, хәерле булсын. Урыннары җәннәттә булсын, дип телик.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: