Зәй офыклары

Скумбрия балыгы белән кышка салат ясау

...

6 скумбрия балыгы
1 кг суган,
1,5 кг кишер,
2 кг помидор
тоз 2 аш кашыгы,
шикәр комы 180 гр.,
сыек май 1 стакан,
төелгән кара борыч(тәменчә),
лавр яфрагы.
Суганны турыйбыз, кишерне уабыз, май, шикәр комы, тоз салып 10 минут чамасы пешерәбез.
Туралган помидор салып кабат 15 минут пешерәбез.
Кылчыкларыннан арындырып балыкны турап салабыз. Лавр яфрагын өстибез дә 15-20 минут чамасы пешерәбез.
Əзер булгач 2 чәй калагы 70% уксус салып яхшылап болгатабыз.
Стериль банкаларга тутырып ябып куярга. Банкалар суынганчы төреп торырга кирәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: