Зәй офыклары

“Сәламәт арка” методы белән

Зәй социаль үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә яңа эш формасы гамәлгә кереп килә. Ул - пилатес ысулы. Өлкәннәр өчен рөхсәт ителүче күнегүләр акыл белән гәүдәнең үзара эшчәнлегенә басым ясый. Күпләргә "пилатес" төшенчәсе бернәрсә дә аңлатмый, шунлыктан без аны гади генә итеп, "сәламәт арка" дип атыйбыз, ди белгеч Әлфия Ханнанова. Бу ысул гәүдә...

Зәй социаль үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә яңа эш формасы гамәлгә кереп килә. Ул - пилатес ысулы. Өлкәннәр өчен рөхсәт ителүче күнегүләр акыл белән гәүдәнең үзара эшчәнлегенә басым ясый. Күпләргә "пилатес" төшенчәсе бернәрсә дә аңлатмый, шунлыктан без аны гади генә итеп, "сәламәт арка" дип атыйбыз, ди белгеч Әлфия Ханнанова. Бу ысул гәүдә мускулларын ныгыта, сыгылмалылыкны арттыра, организмның гомуми физик торышын яхшырта, стрессларга каршы торучанлыкны арттыра.

Үз эшенең остасы - инструктор Лиля Кузьмина өлкәннәр белән җанга якын көй астында буыннар гимнастикасын башлый. Әкренләп арканың эчке мускулларын уянуга корылган күнегүләргә күчә, дөрес итеп гәүдәне тотарга, хәрәкәтләр ясарга өйрәтә. Ә өлкәннәр мондый күнегүләрдән бик канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: