Зәй офыклары

Сәламәтлегегезгә битараф булмагыз, диспансеризация үтегез!

Сакланганны Аллаһ Тәгалә дә саклар диләр. Саклану беренче чиратта кеше сәламәтлегенә кагыла. Медицина учреждениеләрендә тикшеренеп тору күп авыруларны иртә срокларда ачыклап, дәвалану мөмкинлеге бирә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, менә берничә ел рәттән диспансерлаштыру программасын гамәлгә ашыра. Бу эш республикада 2013 елда башланып китте.

 Россиядә һәр кеше, 21 яшеннән башлап, өч елга бер тапкыр яшәү урыны буенча поликлиникада тикшерү узарга хокуклы.
Түбәндәге елларда туган кешеләр 2019 елда диспансеризация үтәргә тиешләр: 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998.
Поликлиникага тикшеренү узарга килгән һәр кеше, теге яки бу авыру куркынычы янауны ачыклау өчен, анкета тутыра. Моннан тыш, кешенең авырлыгы, буе, бил әйләнәсе, артериаль кан басымы үлчәнә, флюорография үткәрелә, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы янау-янамау тикшерелә, холестерин һәм глюкоза күләмен ачыклауга кан анализы алына.
Кешенең яшенә бәйле рәвештә, тикшеренү төрләре төрлечә, кайберәүләргә өстәмә анализлар билгеләнә.
2019 елның 1 гыйнварыннан башлап, хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә,  эш бирүче хезмәткәрен диспансеризация узарга җибәрергә бурычлы. Эшләүче кешеләргә, хезмәт хакы сакланып, бер көн ял бирелә. Ә пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә - ике көн.
Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елда 11213 зәйле диспансеризация үтәргә тиеш булса, бүгенге көнгә шуларның 48 проценты гына медицина тикшерүе узган. Районыбыз табибларын әлеге мәсьәлә нык борчый.
Сәламәтлегегезгә битараф булмагыз, диспансеризация үтегез.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: