3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көнендә, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Сезгә бәхәсле хәлләрне аңлатырга, кызыксындырган мәгълүмат алырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, сәламәтлек саклау министрлыгы, социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, шулай ук Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы вәкилләре ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71. Сез шулай үз сорауларыгызны +7 (939) 345-37-50 WhatsApp номерына җибәрә аласыз. Консультация 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бирелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз