Зәй офыклары

Софья Козенкова – җиңүче булды

11 һәм 12 сентябрьдә Алабуга шәһәрендә 2003-2004, 2005-2006 һәм 2007-2008 елларда туган чаңгычылар арасында Татарстан Республикасының җәйге шәхси беренчелеге узды. Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярышларда катнаштылар.

Ярышларның беренче көнендә, егетләр һәм кызлар 3,6 һәм 9 км дистанцияләрдә чаңгы-роллер ярышларында көч сынашты. Данил Нехаев (тренеры С.Г.Насыйбуллина) һәм Вадим Бирюков  (тренеры Р.М.Габидуллин) үз яшь төркемнәрендә  (2006-2007 елгы һәм 2005-2006 елгы) өченче урынны яуладылар.

Ярышларның икенче көнендә 2,3 һәм 5 км кросста иң көчле спортчылар ачыкланды. Софья Козенкова - кызлар арасында (2007-2008 елгы) 2 км дистанциядә (тренеры Р.М.Габидуллин) ярышларда җиңүче булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: