Зәй офыклары

Соңгы кыңгырау - онлайн режимда

Мәктәпләрдә быел уку елы тәмамлануны белдереп яңгыраучы соңгы кыңгыраулар чыңламады.

Санитар-эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә 25 майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия «Соңгы кыңгырау» бәйрәме онлайн режимда узды. Ә безнең районда аны бүген - 29 майда үткәрү карар ителде.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм йөзеннән оештырылган бәйрәм акциясе “Күңелле чакларның барысын да искә төшерик һәм соңгы кыңгырау белән яңа офыклар ачып җибәрик” дигән девиз астында уза.
Район чыгарылыш сыйныф укучылары әлеге онлайн чарада актив катнаша, хатирәләр барлана, җырлар җырлана. Әлеге чыгышлар социаль челтәрләрдә урнаштырыла.  
Районда быелгы уку елында IX сыйныфны - 542, XI сыйныфны 158 укучы тәмамлый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: