Зәй офыклары

Соңгы тәүлектә республикада 30 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан булган.

9 кеше хастаханәләргә салынган,  21е өйләрендә дәвалана.
Авыру йоктыручылар арасында 18 яшькә кадәрге  бер балигъ булмаган да бар.  Иң күп авыручылар 30-50 яшь категориясенә карый– 10. 18 – 30 яшьлекләрдән -6, 50-60 яшь – 5, 60-70  яшь -  6, 70-80 яшьлекләрдән 2 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

Шәһәрләр буенча иң күп авыручылар Казанда (19).  Югары Осланда – 3, Түбән Камада – 2, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лениногорский, Нурлат, Питрәч районнарында  берәр очрак теркәлгән.
Пандемия башланганнан алып республикада   Covid-19 йоктыручылар саны 5694кә җитте.   Терелүчеләр саны – 4565, шул исәптән узган тәүлектә 4 кеше савыккан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: