Зәй офыклары

Соңгы тәүлектә республиканың алты район-шәһәрендә коронавирус йоктыручылар теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 белән заралануның 29 очрагы расланган. Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан булган.

10 кеше хастаханәләргә салынган,  19ы өйләрендә дәвалана.
Авыру йоктыручылар арасында 18 яшькә кадәрге  бер балигъ булмаган да бар.  Иң күп авыручылар 30-50 яшь категориясенә карый– 11. 18 – 30 яшьлекләрдән -2, 50-60 яшь – 6, 60-70  яшь -  6, 70-80 яшьлекләрдән 3 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

Шәһәрләр буенча иң күп авыручылар Казанда (21).  Түбән Кама, Питрәч, Яшел Үзәндә – 2,  Кайбыч, Лаеш районнарында  берәр очрак теркәлгән.
Пандемия башланганнан алып республикада   Covid-19 йоктыручылар саны 5723кә җитте.   

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: