Зәй офыклары

Соңгы тәүлектә республиканың тугыз районында берәр кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 белән зарарлануның 29 очрагы теркәлгән.

6 кеше хастаханәләргә салынган,  23е өйләрендә дәвалана.
Авыру йоктыручылар арасында 18 яшькә кадәрге бер балигъ булмаган да бар.  Иң күп авыручылар 30-50 яшь категориясенә карый – 13. 18 – 30 яшьлекләрдән -1, 50-60 яшь – 6, 60-70 яшь  - 7  һәм 70-80 яшьлекләрдән 1кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

Иң күп авыручылар Казанда (19).   Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Алабуга, Лаеш, Лениногорсикй, Менделеевский   районнарында  берәр очрак теркәлгән.
Пандемия башланганнан алып республикада   Covid-19 йоктыручылар саны 5810га җитте.   

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: