Зәй офыклары

Соңгы традицион һәм беренче цифрлы халык санын алу

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр узачак.

Быелның октябрь аенда  Россиядә киң күләмле халык санын алу кампаниясенең беренче этабы старт алачак. Ул илебезнең 26 төбәгендә барып җитү авыр булган 2,5 мең торак пунктын колачлаячак. Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 7 айдан  соң башланачак. Әлеге мөһим кампаниянең ничек үтәчәге  һәм илнең  күпме  халкы онлайн исәпкә алу узарга әзер булуы турында «Интерфакс - Северо-Запад» матбугат үзәгендә Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) җитәкчесе Павел Малков һәм Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов сөйләделәр.

-Исәпкә алуның беренче этабы, авыр үтеп керә торган территорияләрдә, 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 июненә кадәр узачак. Беренчеләрдән булып Тыва, Томск өлкәсе һәм Ямал-Ненец автономияле округы территорияләре булачак, - дип сөйләде Павел Малков.

 - Хәзер исемлектә 26 төбәктә 2,5 меңнән артык торак пункты исәпләнә. Бөтен ил буенча мондый территорияләрдә 1 миллионнан кимрәк кеше яши. Безнең өчен барысының да тулысынча исәпкә алу мөһим.

Исәпкә алуның төп этабы коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә 2021 елның апреленә күчерелде. Кампаниянең үзенчәлеге шунда ки, бу соңгы традицион һәм беренче цифрлы исәпкә алу. Әзерлек барышында без 50дән артык ил тәҗрибәсен анализладык һәм иң яхшы тәҗрибәләр һәм новацияләр тупладык: халык санын   алучылар өчен планшетлар һәм кушымталар, электрон карталар һәм геолокацияләр, интернет аша исәпкә алу һәм зур мәгълүмат куллану һәм башкалар. Новацияләрнең күпчелек өлеше цифрлы технологияләрне куллану белән бәйле. Барлык новацияләр дә исәпкә алуны югарырак дәрәҗәгә күчерә: мәгълүмат кертелү тизләнә, хаталар саны да,  нәтиҗәләр ясау вакыты да  кими, -  дип өстәде Росстат җитәкчесе.

Планшетларга килгәндә, аларда «Аврора» операция системасы урнаштырылачак. Бу-  бүген халыкка өстәмә хезмәтләр күрсәтү өчен «Россия почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе, шулай ук “Россия тимер юллары” АҖ һәм башкалар тарафыннан кулланыла торган беренче Россия мобиль операция системасы. Павел Смелов сүзләренә караганда , операция системасы җыела торган мәгълүматның сакланышын һәм куркынычсызлыгын гарантияли. Алга таба 40 мең планшет Росстатка калдырылачак, калган җайланмалар цифрлы икътисад буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен башка хакимият органнарына күчәчәк. Төрле чыганаклардан киләчәк мәгълүмат ташкыны  планшетлардан, дәүләт хезмәтләре порталыннан  серверларга керәчәк.

 Теләге булган һәркем система аша керә, үзенең уникаль соравын биреп,  җавап ала ала. Шулай итеп, цифрлаштыру исәпкә алу  нәтиҗәләр белән турыдан-туры эшләүгә дә кагылачак.

Бөтенроссия халык санын алуның төп этабында 360 мең исәпкә алу персоналын җәлеп итү планлаштырыла, шул исәптән 314 мең сан алучы. Һәркемгә  «Дәүләт хезмәтләре» порталында теләсә кайсы уңайлы вакытта электрон битләр аша  мөстәкыйль рәвештә халык санын алуда катнашу мөмкин булачак. Исәпкә алу  участоклары да булачак, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да.

Булачак Бөтенроссия халык санын алуга якынча нәтиҗәләр 2021 елның октябрендә ясалачак. Соңгы нәтиҗәләр рәсми рәвештә 2022 елның IV кварталында басылып чыгачак.

 

                                                                      Район статистика бүлеге.


 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: