Зәй офыклары

Соңгы көнгә калдырмагыз!

Күптән түгел хакимияттә һәр фатирга газ исәпләү приборы кую мәсьәләсе буенча утырыш узды. Аңа торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары чакырылды. Утырышны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Аның эшендә "Түбән Камагаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы Айрат Токарев катнашты һәм чыгыш ясады. Табигый газга билгеләнгән нормативлар буенча түләүче абонентлардан...

Күптән түгел хакимияттә һәр фатирга газ исәпләү приборы кую мәсьәләсе буенча утырыш узды. Аңа торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары чакырылды. Утырышны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Аның эшендә "Түбән Камагаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы Айрат Токарев катнашты һәм чыгыш ясады.

Табигый газга билгеләнгән нормативлар буенча түләүче абонентлардан (газ исәпләү приборы булмаганнар) "Энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү һәм Россия Федерациясенең аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль Законның 13нче маддәсе нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр һәр кулланучыга газ исәпләү приборы кую (алар шәһәрдә барлыгы 11347) сорала. Тик бу эш район-шәһәрдә әлегә акрын бара. Алты айда йорт-фатирларга бары 403 исәпләү җиһазы урнаштырылган. Киңәшмәдә ТМШ рәисләре, җирлек башлыкларына бу эшне тизләтү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: