Зәй офыклары

Сокланырлык Мөфлихә әби

Районыбызда өлкән яшьтәгеләрне юбилейлары белән тәбрик итү күркәм гадәткә әверелде. Берничә көн элек шәһәр өлкәннәренең берсе - Мөфлихә Гаязовага 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район җитәкчелеге бүләген тапшырды.

Мөфлихә Гаязова тумышы белән Әлки районының Әлки авылыннан. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 11 яшь була.
-Авыр еллар булды. Әтием сугышка кадәр үк дөнья куйды, әнием авыру иде, өлкән бала буларак, барлык эшләрне миңа башкарырга туры килде, - дип сөйли ул.
Сугыштан соң кыз шәһәргә китеп бәхетен сыный: Казанда “Спартак” аяк киемнәре берләшмәсендә эшли. Биредә ул тормышка чыга һәм яшь гаилә Урта Азия якларына күчеп китә.  Монда исә Мөфлихә күмер чыгару белән бәйле өлкәдә хезмәт куя.  1956 елда Гаязовлар Зәйдә зур төзелеш башланганны ишетә һәм гаилә бирегә килеп төпләнә.  Алар икесе дә ГРЭСның ремонт-төзелеш цехына эшкә урнашалар,  Мөфлихә - сылаучы-буяучы, ире исә биредә балта остасы була.  Лаеклы ялга да Мөфлихә әби шуннан чыга.
-Мин ул елларда Зәйдә барган беренче төзелеш объектларын хәтерлим. Казан урамында станция конторасын төзедек, - ди ул.
Котлау  тантанасында станциянең профсоюз комитеты рәисе Андрей Алчин һәм әлеге цех вәкиле катнашуына да сөенде хезмәт ветераны. Алар шулай ук әбине, Зәй энергетиклары исеменнән кайнар котлап, бүләк тапшырды.
-Болар үземнекеләр - үзем эшләп чыккан ГРЭС вәкилләре. Алар мине беркайчан да онытмыйлар, бәйрәмнәр, туган көннәрдә һәрвакыт бүләклиләр.Шушы яшькә җитеп, матур тормышка куанып яшәвемә сөенеп бетә алмыйм,  - диде Мөфлихә әби.
Әбекәйгә шундый яшьне бирерлек тә түгел, ул хәрәкәттә, зиһене әйбәт. Икесе дә пенсия яшендәге  кызларын, шулай ук кияүләрен мактап туя алмый. Әлбәттә, үзе итагатьле булганга күрә балалары да кешелекле булып үскән аның.
-Әниебез һәрвакыт тырыш, уңган булды. Ул безне бары тик яхшылыкка гына өйрәтте, - ди кызы Фәридә.
Разиф Кәримов юбилярга тыныч көннәр, алга таба да шундый күркәм булып, балалар, оныклар, оныкчыкларга сөенеп яшәвен теләде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: