Зәй офыклары

Солдат егет Райнур

Бура-Киртә авылында туып үсеп, Аксар мәктәбен тәмамлаган Райнур Гыймазов узган язгы чакырылышта армия сафларына алына. Ана кадәр ул политехник көллияттә тракторчы машинист һөнәрен үзләштерә.

Райнур Мәскәү өлкәсенен Калинин поселогында армия хезмәтен уза. Әнисе Фәридә ханым әйтүенчә, Райнурны әби- бабасы бик ярата, аның кайтуын сагынып көтеп торалар . 86 яшьлек әбисе солдат оныгы янына  армияга да  барып кайткан. Райнур хезмәтеннән бер дә зарланмый: ул физик һәм рухи яктан нык. Әлеге уңай сыйфатлары күп кенә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр. Райнур үзенең солдат булуы белән горурлана,  Ватанны, илне чын ирләр сакларга тиеш дип саный.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: