Зәй офыклары

Сорагыз, җавап табабыз

Кулланучылар хокукы буенча сорау

-Үземә ошаган матур күлмәк сатып алган идем. Өйгә кайткач тагын  бер киеп карадым, әмма  аның размеры миңа  туры килмәвен аңладым. Нәтиҗәдә, товар биркасын саклап, кибеткә ундүрт көн эчендә  күлмәкне кибеткә кире бирергә алып килдем. Кибеттә акчаны кире кайтарудан баш тарттылар. Алар миңа яңа ел алды банкетлары уздыру  вакыты башлануы чорында алгансыз, әйберне бер көнгә сатып аласыз да, бер көн киеп, кире кайтарырга уйлыйсыз. Сатып алынган товар  товар алыштырылмый, диделәр. Бу дөресме? – дип мөрәҗәгать итә редакциябезгә бер ханым.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина җавап бирә:
-Барлык сатып алучыларга шуны искәртәбез, кибетнең эчке кагыйдәләре гамәлдәге законнарга каршы килә алмый. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 25нче маддәсе нигезендә, яхшы сыйфатлы товарны, сатып алучыга фасоны, төсе яки размеры  буенча туры килмәсә, ул аны кибеткә ундүрт көн эчендә кире кайтарырга мөмкин. Әмма товарны  кире кайтарганда  түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: күлмәктә киелгән эзләр булырга тиеш түгел. Күлмәк үзенең сыйфатлы товар булуын саклап калырга,  барлык биркалар, наклейкалар, этикеткалар һәм ярлыклар сакланырга тиеш. Товарны  кире кайтарганда сатып алучы нәрсәгә исәп тота ала соң? Законда тиешле фасон, төс, кирәкле размердагы  күлмәккә алмаштыру каралган. Сатучы сатып алучыга әлеге вариантны товарны сатып алганда ук  тәкъдим итәргә тиеш. Бу очракта кулланучыга сатучыга язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: