Зәй офыклары

Социаль хезмәт алучылар өчен тарихи сәгать уздырылды

14 гыйнварда Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына багышлап «Бу – безнең туган илебез» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.

Чара барышында Россия дәүләтенең барлыкка килү тарихы, дәүләт хакимияте символлары турында мәгълүмат бирелде. Социаль хезмәт алучылар өчен шундый бирем дә тәкъдим ителде - аларга Россия гимны язылган кәгазьдә төшереп калдырылган сүзләрне куярга кирәк иде. Үзәктә ял итүчеләр арасында  Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева да бар иде. Аны чарада катнашучылар аягурә басып алкышларга күмде.
Светлана Долгова, музейның өлкән фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: