Зәй офыклары

Социаль хезмәткәрләр һәм балалар ветераннарны Әниләр көне белән котлый

Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларга мәхәббәт, игелек, һәм наз бүләк иткән барлык аналарга да рәхмәт әйтәсе килә.

22 ноябрьдә “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән берлектә ветераннарны өйләренә барып котладылар. Бу  бәйрәм чарасы Сармашбаш авылында яшәүчеләр өчен дә оештырылды. Ул Сармашбаш мәдәният йорты директоры Наилә Арсланова белән берлектә әзерләнде. Ветераннарның котлаулардан күңеле булып, рәхмәт әйтеп калдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: