Зәй офыклары

Социаль программалар - гаиләләргә зур ярдәм

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын тормышка ашыру максатында һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына 25 ел тулу уңаеннан районда гаиләләрнең торак шартларын яхшырту мәсьәләсе торышы турында без социаль ипотекадан файдаланучы зәйлеләр мисалында язма әзерләдек.

Шәһәрдәшбез Лидия белән  Валерий Ермаковлар без - журналистларны сөенеп каршы алды. «Социаль ипотека программасы буенча алынган  дүрт  бүлмәле фатирыбызга агымдагы ел башында  соңгы взносларыбызны түләп бетердек», - диде алар, куанып.  Аларга 2011 елда бу фатирны алу бәхете  насыйп булган. Тораклы булуны исә күпбалалы гаилә ике дистә елга якын көткән. Ермаковлар алты бала үстереп, 35 ел  бергә гомер итәләр.
Лидия белән  Валерий Зичәбаш авылында танышалар. Лидия тумышы белән бу авылдан, кечкенәдән үги әни белән күпбалалы гаиләдә үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллы заводларының берсендә эшли. Валерий исә Зичәбашка командировкага килгән була. Йөзеннән елмаю китмәгән кечкенә буйлы бөтерчек кебек Лидияне бер  күрүдә күңеленә сала егет. Шәһәрдә үскән егетне дә кыз тиз ошата. Алар гаилә корганда Лидиягә -19, Валерийга 26 яшь була.  Туйдан соң яшь гаилә Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә Валерийның әти-әнисе белән бергә яши. Башта кызлары Роза дөньяга килә. Уллары Вячеслав тугач гаилә башлыгының шатлыгының чиге булмый, аның артыннан Елена туа. Гаилә алдында фатирлы булу мәсьәләсе кабыргасы белән килеп баса. 1991 елда Ермаковлар социаль ипотека буенча торак алуга документлар тапшыра.
-Ирем белән мине хакимияткә бу хакта хәбәрдар итеп чакырып тордылар. Зичәбашка кайтып, авылда яши башладык. Анда бер-бер артлы өч кыз -  Ольга, Валентина, Надежда туды. Дүрт-Мунчада сыер савучы булып эшләдем. Беркөнне күршебез сезне хакимияткә чакыралар, дип, сөенче алырга керде.  Шулай итеп, безгә фатир ачкычы бирделәр. Фатирны ачып кергәч, елап җибәрдем хәтта, - ди Лидия.
Якты, җылы, зур фатирлы булуга  сөенеп туя алмый алар. Ул вакытта өлкән балалары  төрле тармакта эшли, Валентина  - татар гимназиясендә, Надежда политехник колледжда  укый. Лидия Алабугага йөреп, гаилә башлыгы исә “Инвестстройсервис” ширкәтендә юлчы булып эшли.
Бүгенге көндә инде Ермаковларның икесе дә лаеклы ялда. Күптән түгел фатирларын хосусыйлаштырганнар.
- Социаль ипотека программасы - гаиләләрне  фатирлы итүдә зур ярдәм.  Үзебезнең торак булганга әле дә ышанасы килми, - ди гаилә башлыгы.
 Алар бер түбә астында  уллары белән яши. Без биредә булганда кызлары Валентина улы Богдан белән кунакка кайткан иде. Хуҗабикәнең уңганлыгы әллә каян күренеп тора. Бүлмәләрдә гөлләр, яшелчә үсентеләре үсә. Ермаковлар кышын фатирларында кышласалар,  җәен Зичәбашка кайтып китәләр: анда кош-корт алалар, яшелчә үстерәләр.  Күчмә кошлар кебек.  Хуҗабикә авылда җиләк, гөмбә җыярга йөреп, барлык балаларына да кайнатма, кышка салатлар ясый. Бу эштә аңа кызлары да булыша.
- Синең биш кызың бар, кызлы кеше бәхетле бит ул, ди дусларым, - ди хуҗабикә.
Чыннан да, Ермаковларның төп байлыклары - балалары, бүгенге көндә җиде оныклары  бар. Ялларда фатирлары гөрләп тора: туган көннәр, юбилейлар, бәйрәмнәрне бергә уздыралар.
- Әти-әнием - яхшы күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләр. Эшләгәнегез безнең өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен дип, безгә кечкенәдән хезмәт тәрбиясе биреп үстерделәр, - ди Валентина.
Лидия исә оныкларын җылы оекбашлар белән сөендерә, аш-суга да оста ул.
 - Эшкә киткәнче иртәнге сәгать 4тә торып, камыр ризыклары пешереп китә идем, -ди Лидия.
Балалары камыр ризыкларын тансыклап, әти-әниләрен сагынып кайталар.
 
«Торак шартлары яхшыруга сөенеп туя алмыйм»

Шәһәрдәшебез Татьяна Маркелова да өч бүлмәле фатирда яши. Ул аны мәрхүм ире Василий Николаевич белән 2007 елда алган булган. Маркеловлар ул чорда кызы һәм ике оныгы белән яшәгән була. Татьяна –ГРЭСта, Василий Николаевич «Елховнефть»тә эшли. Ире эшләгән оешмада  гомуми җыелышта әлеге гаиләгә   фатирларын киңәйтү мәсьәләсе хәл ителә. Шулай итеп, гаилә башлыгы  социаль ипотека программасы буенча өч бүлмәле фатир алуга документлар тапшыра. Бар эш нияттә: аларның гозерләре тормышка аша.
- Халык телендәге «зәңгәрсу» районнан бирелгән  фатир безгә бик ошады. Җылы, якты, барлык шартлар да бар. Тораклы булу яки аны киңәйтү  өчен социаль программа  - яхшы мөмкинлек ул, - ди Татьяна Маркелова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: