Зәй офыклары

Социаль яклау идарәсе ел нәтиҗәләре буенча республикада беренче урында

Зәйдә социаль яклау һәм мәшгульлек үзәгенең берләштерелгән кече коллегия утырышы узды.

Сабырлык, тынгысызлык сыйфатларын бердәй сораучы социаль тармак хезмәт ияләре -үз эшләренә бирелгән, оптимист рухлылар. Алар эшчәнлеге тормышта катлаулы хәлдә калган төрле категория кешеләргә ярдәм итүдән гыйбарәт. Бүген әлеге тармак  хезмәткәрләре 2019 ел эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Шунысы игътибарга лаек, район халыкны социаль яклау идарәсе узган елда эшчәнлеге белән республикада беренче урында. Әлеге җиңүләр артында тынгысыз эш ята.
  Кече коллегиядә район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, сез халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү аша алар белән турыдан-туры аралашучы, ярдәмгә беренче булып килүчеләр, рәхмәт сезгә, дип  тармак эшчәнлеге эшенә уңай бәя  бирде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: