Зәй офыклары

Совет спорты легендасы

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда якташыбыз, Олимпия чемпионы Федор Симашевның туган көне уңаеннан аны искә алу кичәсе узды. Анда Симашевның туганнары - өлкән апасы Евдокия Павлова һәм аның улы Александр, Поручик авыл җирлеге башлыгы Петр Уразайкин, Татарстанның танылган журналисты Илдус Илдарханов шәһәребезнең 1нче мәктәбе укучылары белән очрашты.

Чара башланганчы  Илдус Илдарханов музей фондына 1988 елда басылган, Симашев язмалары буенча язылган  “Чаңгы юллары” дип исемләнгән китабын тапшырды. Алар арасында дуслык җепләренә нигез 1968 елда салына: Илдус абый якташ чаңгычы уңышлары турында ишетеп, чаңгы белән Югары Багражда яшәүче әти-әнисе янына барып сорашулардан соң, “Татарстан яшьләре” газетасында “Атказанган мастер” дигән  язмасы дөнья күрә. Һәм әлеге язма алар арасында ныклы дуслыкка китерә. Федор Симашев кечкенәдән чаңгы спортын үз итте, дип искә алды апасы Евдокия очрашуда. Шуңа да аңа укытучысы Европа чемпионы бул дип, аңа чаңгы спорты турында китап бүләк итә.

Очрашуда Симашевның якташларга булышлыгы, районга чаңгы спорты үсеше өчен саллы эш башкарганы турында җылы сүзләр яңгырады. Петр Уразайкин “Чаңгычы” спорт  мәктәбенең Симашев исемендәге мәктәп итеп үзгәртелүенә  район башлыгы Разиф Кәримовка рәхмәт сүзләре әйтте. Узган ел ахырында музейда Олимпия чемпионы истәлегенә зал ачылган иде. Илдус  Илдарханов тәкъдимнәр китабына:”Федор Симашев, ниһаять, туган як тарихын өйрәнү музеенда уңайлы йорт тапты”, - дигән язма калдырды.

Ә без – музей хезмәткәрләре якташ спортчының туганнары һәсм якыннарының ышанычлары өчен рәхмәтле.

Светлана Долгова, өлкән фәнни хезмәткәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: