Зәй офыклары

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов үз өендә тавыш бирде

Бөек Ватан сугышы ветераны сайлау комитеты вәкилләрен парад формасында каршы алды.

Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта «Камская новь»газетасы яза.

Лаеш шәһәренең һәм Лаеш районының мактаулы кешесе үз өендә тавыш бирде. Алдан килешенгән вакытта аңа участок сайлау комиссиясе әгъзалары килде. Алар санитар куркынычсызлыкның барлык нормаларын да төгәл үтәделәр: ишек кулларын антисептик белән эшкәрттеләр, шәхси саклану чаралары – битлекләр, перчаткалар һәм халатлар кулландылар.

Фронтовик сайлау комитеты вәкилләрен парад формасында каршы алды.
"Конституциягә төзәтмәләр үз вакытында кертелә, чөнки хәзер башка вакытлар җитте», – диде тавыш биргәннән соң Бөек Ватан сугышы ветераны.

Кузнецов сүзләренә караганда, ул яшьләр өчен тавыш бирә. «Мин Конституциягә ышанам, Президентыбызга ышанам, безнең Россиягә һәм аның матур халкына ышанам», – дип билгеләп үтте ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: