Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык фестивале лауреатлары – Александра Шишмагаева һәм «Мирас» ансамбле дәүләт стипендиясе алды

Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатларына дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.

Премияләрне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

Барлыгы 40 стипендия тапшырылды. Гомуми фонд 2 млн 150 мең сум тәшкил иткән. Стипендиатлар арасына узган ел «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтендә катнашучылар — бөтен Татарстаннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар керде. Зәйдән бүләкләнүчеләр арасында талантлы кызыбыз Александра Шишмагаева һәм “Мирас” вокаль-хореография ансамбле булуы безнең өчен аеруча куанычлы. Мираслылар да,  Александра да “Энергетик” Мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина кул астында шөгыльләнә.

Татьяна Ларионова, үз чыгышында  «Созвездие-Йолдызлык» ның ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган бердәнбер балалар проекты булуын искәртте.

Премия тапшыру 2021 елгы фестивальнең  суперфиналы алдыннан узды, ул 17 апрельдән «Уникс» мәдәни-спорт комплексында узачак. Анда безнең районнан “Азаль” (кече һәм өлкән төркем), “Мирас” вокаль хореография ансамбльләре, “Планета детства” вокаль студиясе, “Улыбка”, “Магия”, “Легенда” хореография коллективлары, аерым башкаручылар – Кәрим Шакиров,  Александра Шишмагаева, Арина Бочкарева, Әлфия Сираева, Миләүшә Әгъләмова, нәфис сүз осталары Тамирлан Шәрәфиев, Аэлита Ксенофонтова, Айбулат Хәбриев, Фидан Насыйров, Эмиль Невретдинов  катнаша. Алар -фестивальнең төбәк туры җиңүчеләре.

Гала-концерт шулай ук 22 апрельдә «Уникс» сәхнәсендә узачак, ә фестивальнең финал аккорды «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ясалачак. Нәкъ менә шунда проектта җиңүчеләрнең һәм Гран-при ияләренең исемнәре, шулай ук мактаулы исемнәргә, дәүләт бүләкләренә һәм «Татнефть» компаниясе премияләренә ия булучыларның исемнәре игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев