Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең төп гала-концертында Зәйнең Әлфия Вәлиуллина шәкертләре беренче урыннарны яулады

"Созвездие-Йолдызлык" иҗат фестиваленең егерме беренче суперфиналы гала-концерында бүген Зәйдән Александра Шишмагаева, "Мирас" һам "Азаль" балалар вокаль хореография ансамбльләре үз номинацияләрендә беренче урыннарны яуладылар.

Бүген Казанның "Пирамида" эшлекле күңел ачу үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Созвездие-Йолдызлык" балалар һәм яшьләр телевизион иҗат фестиваленең егерме беренче суперфинал концерты узды. Анда республиканың иң-иң талантлы балалары чыгыш ясады, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды. Безнең өчен иң шатлыклысы алар арасында Зәй балаларының булуы. Шәһәрнең "Энергетик" Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина кул астында шөгыльләнүче Александра Шишмагаева, "Мирас" һам "Азаль" балалар вокаль хореография ансамбльләре үз номинацияләрендә беренче урыннарны яуладылар. Аларны республика җитәкчеләре тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев