Яңалыклар

“Созвездие-Йолдызлык”ның бер этабы Зәйдә үтәчәк

Тиздән республикабыз буйлап «Созвездие-Йолдызлык» фестивале старт ала.

5 яшьтән 21 яшькәчә булган яшь талантларны үстерүче әлеге фестиваль инде унсигезенче тапкыр оештырыла һәм ул “миллионынчы катнашучы” лозунгы астында узачак. Республика район үзәкләрендә бәйгенең төбәк турлары февраль азагында башлана. Быел Түбән Кама, Сарман һәм үзебезнең район талантларының тәүге сыналу урыны буларак Зәй шәһәре билгеләнде. Шулай итеп, 3-4 мартта “Энергетик” Мәдәният сарае үзе бер йолдызлыкка әвереләчәк. Ә биредә җиңү яулаганнар 8-12 апрельдә Казанның “УНИКС” үзәгендә суперфиналга сайлап алу туры үтәчәк. Фестивальнең гала-концертларын 13 апрельдә - “УНИКС”та, 20 апрельдә “Пирамида”  күңел ачу комплексында уздыру планлаштырыла.

“Созвездие-Йолдызлык”ка инде безнең яшь талантларыбыз уку елы башланганнан бирле чыгышлар әзерләү белән мәшгульләр. Аларга иҗади уңышлар телибез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Созвездие-Йолдызлык”ның бер этабы Зәйдә үтәчәк
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар